Татарстанда янгында алты эшче һәлак булган
Көчле янгын чыккан.
Татарстанның Алабуга районында, Малореченский Бистәсендә, терлекчелек комплексы эшчеләре вакытлыча яшәр өчен билгеләнгән йортта көчле янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә барак тулысынча янып беткән. Янгын чыккан вакытта эчтә 39 кеше булган. 33 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алган, әмма аларның берсе җәрәхәтләр алган. Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр һәлак булган алты ир-ат гәүдәсен тапкан.
Тикшерүчеләр Алабуга районында янгында алты эшченең һәлак булуыннан соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Җинаять эше ваемсызлык, саксызлык аркасында үлемгә китерү, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү һәм законсыз миграция оештыру турындагы маддәләр буенча кузгатылган.
Тикшерүчеләр янгын ул вакытта Үзбәкстанның 39 гражданы булган агач баракта килеп чыкканлыгын ачыклаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев