Татарстанда җиде яшүсмерне кураторлар күрсәтмәсе буенча вышкалар яндырганда тоткарладылар
2026 елда мондый җинаятьләр өчен инде җиде кеше тоткарланган.
Соңгы вакытта Татарстанда яшүсмерләр тимер юлдагы реле шкафларын, элемтә вышкаларын һәм башка объектларны яндыруда еш катнаша, дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Экстремизмга каршы көрәш үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов.
2026 елда мондый җинаятьләр өчен инде җиде кеше тоткарланган.
2025-2026 елларда Татарстанда 28 кеше янгын чыгарган – бу җинаятьләрнең яртысыннан күбрәген яшүсмерләр башкарган.
Мәсәлән, 2025 елның августында Лениногорск районында өч яшүсмер элемтәнең база станциясен һәм тимер юлдагы реле шкафын яндырган. Аларга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 205 (терроризм) һәм 281 (диверсия) маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
– Узган елның декабрендә генә дә җиде яшүсмер транспорт һәм элемтә объектларына алты тапкыр һөҗүм ясаган. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 205 маддәсе буенча биш, өстәмә рәвештә 167 маддәсе буенча (башка милекне зарарлы ният белән җимерү) биш җинаять эше кузгатылган, – диде экстремизмга каршы көрәш үзәге башлыгы.
Быел февральдә Казанда дүрт кешедән торган төркем элемтә вышкасын яндырган – аларның икесе яшүсмер булып чыккан.
Вечерняя Казань.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев