Бүген җир өсте кичүе Царево торак комплексына ягында җимерелеп төшкән.
Казан янында җир өсте җәяүлеләр кичүе җимерелү нәтиҗәсендә ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар, пассажир медицина учреждениесенә барудан баш тарткан.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә «КАМАЗ» йөк автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе һәм аның 48 яшьлек пассажиры зыян күргән.
Искәртеп үтәбез, җир өсте кичүе Царево торак комплексына таба барганда, Кощак авылы янында җимерелеп төшкән. Хәзерге вакытта прокуратура тикшерү эшен башлады.
Нет комментариев