Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак  булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булды

Юл һәлакәте кичә булган.

Тукай районында «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы якка чыгып, Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада» машинасын йөртүче, аның ике пассажиры, шул исәптән өч яшьлек бала, Volkswagen автомобиле пассажиры урында ук үлгән.

Иномарка йөртүчесе, тагын аның ике пассажиры, шул исәптән, бер бала имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

Процессуаль тикшерү барышы – прокуратура контролендә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев