Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Мәләкәс елгасын илкүләм проект кысаларында чистартачаклар

Россиянең ун төбәгендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча сулыкларны чистартачаклар.

Белгечләр Татарстанда Мәләкәскә елгасын, Красноярск краенда Амбарная елгасын, Владимир өлкәсендә Колпи елгасын һәм башкаларны савыктыруга керештеләр инде. Исемлектә шулай ук Тверь өлкәсендәге Селигер күле һәм Санкт-Петербургтагы «Царское Село» тыюлыкларындагы су объектлары  бар.

2026 елда Владимир өлкәсендә Колпи елгасы участогында һәм Тамбов өлкәсендә Цна елгасы үзәнендә эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Гомуми озынлыгы җиде километрдан артык, дип сөйләде Россия Табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Ык елгасы ярын федераль милеккә кайтарганнар. Авылның ике участогы акваторияне өлешчә үзенә алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев