Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мошенниклар белән эшләгән курьерны колониягә озаттылар

Казанда 29 яшьлек ир-атка карата хөкем карары игълан ителде.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-ат алты мошенниклык эпизодын кылуда гаепле дип танылган.

Җинаять эше материалларына караганда, ир-ат, мошенник белән килешеп, аңа курьер буларак хезмәт күрсәткән. Аферист, гражданнарны алдап, акчаларын саклау яки тикшерү өчен «банк хезмәткәренә» яки «курьерга» тапшырырга күндергән. Нәтиҗәдә җинаятьчеләр 4 миллион сумнан артык акча урлаган.

Суд карары белән мошенникның курьеры 3 елга гомуми режимлы колониягә җибәрелде. Шулай ук суд зыян күрүчеләрнең дәгъваларын канәгатьләндерде һәм хөкем ителүченең кәрәзле телефонын дәүләт файдасына конфискацияләргә карар кылды. Курьер белән эшләгән билгесез мошенникка карата җинаять эше аерым җитештерү процессы итеп каралачак, диелә хәбәрдә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев