Татарстанда 53 меңгә якын пенсионер «Макс» мессенджерында цифрлы ID рәсмиләштергән. Өч ай эчендә өлкән буын вәкилләре арасында сервистан файдаланучылар саны ике тапкырга арткан, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы.
Цифрлы ID шулай ук 20 меңнән артык күп балалы гаилә рәсмиләштергән. Сервис шәхесне, яшьне һәм ташламаларга хокукны смартфонда кәгазь документлар урынына QR-код ярдәмендә расларга мөмкинлек бирә.
Хәзер Цифрлы ID ны Татарстанның 213 мәдәният учреждениесендә кабул итәләр. Моннан тыш, сервиска республиканың 161 кунакханәсе тоташтырылган. Килүчеләргә һәм кунакларга кәгазь документлар күрсәтергә кирәкми-QR-кодны күрсәтү дә җитә.
Цифрлы ID булдыру өчен «Макс» мессенджерын күчереп алырга, тиешле бүлекне ачарга һәм документларны өстәргә кирәк. Шуннан соң шәхесне "Госуслуги" порталы аша раслау таләп ителә. Мәгълүматларны өстәмә яклау өчен биометрия буенча керүне кертергә мөмкин.
татар-информ
Нет комментариев