Татарстанның энергия системасында салкыннар аркасында яңа рекордлар куела
Татарстандагы нык салкыннар электр энергиясен куллануның максимум чигенә китерде.
24 декабрьдә рекордлы күрсәткеч — 5445 МВт теркәлде. Бу тугыз көн элеккеге күрсәткечтән 134 МВт-ка күбрәк.
Бу мәгълүматны Татарстанның Региональ диспетчерлык идарәсе (РДУ) директоры Андрей Большаков раслады, дип яза «Татар-информ».
Ул аңлатканча, «куллану максимумы» — ул барлык электр кабул итүче җайланмаларның (өйдәге лампочкалардан алып заводлардагы куәтле җиһазларга кадәр) гомуми йөкләнеше.
Эксперт билгеләп үткәнчә, рекордлар куелуда суыклар төп роль уйнаса да (тәүлеклек уртача температура -23,3°C тәшкил иткән), үсешнең төп драйверы — республика промышленностенең алга китеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев