ЯҢАЛЫКЛАР

Узган төндә Татарстанда БПЛА бәреп төшерелде, Түбән Камада торак йорт зыян күрде

Түбән Камада торак йорт БПЛА һөҗүменнән соң зыян күргән, һәлак булучылар юк.

Узган төндә Россия төбәкләрендә дошманның 533 БПЛАсы тотылды һәм юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. БПЛА бәреп төшерелгән төбәкләр арасында Татарстан Республикасы да бар.

«Узган төн дәвамында Әстерхан, Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Курск, Липецк, Ростов, Саратов, Тула, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Кырым Республикасы, Азов һәм Кара диңгез акваторияләре территорияләре өстеннән очкыч тибындагы 533 Украина пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында өч кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Бүген иртән Түбән Кама районында БПЛА һөҗүме булды. Өч кеше зыян күргән. Алар уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алдылар. Пациентлар кирәкле барлык медицина ярдәмен Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә алалар. Аларның гомеренә куркыныч янамый», - дип хәбәр итте Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

 

Татар-информ


Нет комментариев