8 июньдә – авылда Сабантуй.
Зәй-Каратай авылы Сабан туе программасы күптән билгеле булды инде. Сабантуйга әзерлек эшен дә авыл җирлеге күптән алып бара башлады.
Узган атнада милли бәйрәмгә сөлгеләр, бүләкләр җыйдылар. Аны да бик матур итеп оештырганнар.
Зәй-Каратай Сабан туена татар эстрадасы йолдызлары – җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм “Сәйдәш” бию ансамбле киләчәк.
Әйтергә кирәк, әлеге авылга эстрада йолдызлары ел саен диярлек килә, узган ел Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар чыгышы булды.
Ә сез, дуслар , Сабантуйларга авылларга кайтасызмы ?
фото: редакция архивыннан
Нет комментариев