Ачыклык кертә.
“Минем турында “Концерт эшчәнлеген дәвам итә алмаячак икән”, дигәнрәк хәбәрләр таралган. Әйе, яңа сезонга әзерләнгәндә сәламәтлегем белән бәйле проблемалар чыгып алды. Дүрт ай элек тормышта пауза алырга туры килде.
Табиблар вакытны сузмыйча, кичекмәстән, операция ясарга кирәклеген әйтте. Аяз көнне яшен суккандай булды ул. Әмма нишләтәсең, тормышта сынаулар булып тора. Күңелдәге борчулар, стресслар да эзсез узмый.
Бәхеткә, иң авыры артта калды. Хәзер тернәкләнү чорын узам. Әмма бу иҗат белән шөгыльләнергә комачауламый. Гастрольләрне дәвам итәм. Авырлыкларны җиңеп чыгарга көч табармын, дип уйлыйм, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, дип өметләнәм. Минем әле озак-озак ялларга китәргә хакым юк. Халык көтә! Җырланмаган әле безнең бик күп җырлар...”
"Акчарлак" газеты.
Нет комментариев