Кагыйдәләрне төгәл үтәгез.
Лениногорск районында юлларда иң күп хокук бозуларга юл куйган машина йөртүчеләр арасында - «НТК- Альянс» хезмәткәрләре: монда хезмәткәрләр 175 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куйган.
«Лениногорск кошчылык фабрикасы» буенча 97 хокук бозу очрагы теркәгәлгән.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләре ешрак җаваплылыкка тартылган оешмаларның исемлеген тәкъдим итте. Бу Татарстан юлларында хокук бозучыларга йогынты ясауның ысулы. Системалы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы оешмаларның хезмәткәрләренә ай саен мониторинг үткәрелә. Мәгълүмат Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан бирелде.
Нет комментариев