Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск урамында бер машинага алты кеше утырган автомобиль юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган

Лениногорскига бер машинага алты кеше төялеп бөгелмәлеләр килгән һәм шәһәр урамында юл-транспорт һәлакәте чыгарган.

10 нчы  декабрьдә иртәнге 4 тулырга 40 минут кала  Лениногорскиның Чайковский урамында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бөгелмәдән исерек компания ВАЗ 2114 автомобиленә төялеп килгән. Аның  2001 елгы йөртүчесе югары тизлектә хәрәкәт иткәндә, идарә итә алмый, автовокзал янындагы боҗраны очып үткән һәм юл чатына килеп бәрелә.

Автомобиль салонында 5 пассажир булган. Машина йөртүче бөгелмәле элегрәк исерек килеш руль артына утырган булган һәм шуның өчен 10 тәүлеккә административ кулга алынган булган инде . Аның гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча - транспорт чарасы белән исерек хәлдә кабат идарә итүдә гаепле булуы чагыла. 

Машина йөртүчегә карата  булган вакыйга факты буенча өч административ беркетмә төзелгән: 
• РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе 2 өлеше- идарә итүгә хокукы  булмаганда медицина тикшерүеннән баш тарту. 
• РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсе 1 өлеше -транспорт чарасының юлның йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозу.
 • РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе 1 өлеше -идарә итү хокукыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү. 

Машина йөртүче һәм пассажирлар әлеге вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен полиция бүлегенә китерелгән, дип хәбәр итә Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе.

 

фото: ГАИ Лениногорск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев