Лениногорскида транспорт чараларын парковкалау буенча рейд узды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида транспорт чараларын парковкалау буенча рейд узды

Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе транспорт чаралары тукталышы, парковкалау кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәледерелгән рейд уздырды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл билгеләре белән парковка тыелган участокларга аерым игътибар бирделәр, шул исәптән җәяүлеләр кичүләре, җәмәгать транспорты тукталышлары янында һәм юлларның тар участокларында.

Рейд  нәтиҗәләре буенча: машина кую кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлгән. Моннан тыш тупас хокук бозулар белән калдырылган 4 транспорт чарасы махсус штраф-тукталышка күчерелгән.

Эвакуацияләнгән автомобиль хуҗаларына административ штрафны түләп кенә калмыйча, эвакуациягә һәм машинаны саклауга тотылган чыгымнарны да капларга кирәк булачак.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: юл билгеләренә игътибар итегез һәм автомобильләрне махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – юлларда куркынычсызлык нигезе ул һәм артык чыгымнар булмау. 

 

 

 


Нет комментариев