Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәте: питбайк йөртүчесе җәрәхәтләр алган.
30 сентябрьдә Шөгер авылында питбайк һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Лениногорск ДАИ инспекциясе хәбәр иткәнчә, питбайк йөртүчесе юл кырыеннан каршы якка таба хәрәкәт итә һәм куркынычсыз тизлекне сакламаган.
Нәтиҗәдә, питбайк үз полосасы буйлап уңга таба хәрәкәт иткән җиңел машинага бәрелгән.Авария нәтиҗәсендә питбайк йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган.Аны Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Авария буенча тикшерү эшләре бара.
ЮХИДИ кисәтә:
- Питбайклар гомуми файдаланудагы юллар өчен каралмаган - аларны аерым мәйданчыкларда гына кулланырга мөмкин.
- Каршы як юл буйлап хәрәкәт итү - хәрәкәттә катнашучыларның тормышын куркыныч астына куя торган тупас хокук бозу.
- Теләсә нинди маневр алдыннан аның куркынычсыз булуына инаныгыз.
- Юлда игътибарлы булыгыз - үзегезне һәм башкаларны саклагыз!
Нет комментариев