Алабуга районында.
М7 трассасының Алабуга районындагы өлешендә «Лада» автомобиле йөртүчесе дистанция кагыйдәсен бозган, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм алда барган тракторга бәрелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Автоинспекциясе хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек пассажир кыз урында ук үлгән, ә 50 яшьлек йөртүче хатын-кыз хастаханәгә озатылган.
Фото: © ТР Дәүләт Автоинспекциясе
Нет комментариев