Лениногорск эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, мошенниклар хокук саклау органнары хезмәткәрләре яки үзәк банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар һәм акчаларны “декларацияләргә” дигән сылтау белән халыкның акчаларын үзләштерәләр.
Күптән түгел Лениногорскида шундый очраклар булган. 76 яшьлек һәм 86 яшьлек пенсионер әбиләргә мошенниклар шалтырата һәм алда әйтелгән хәбәрне җиткерәләр. Әлбәттә, олы яшьтәгеләр моңа ышана һәм берсе – 2 миллион сум, икенчесе 1 миллионнан артык акчаларын курьерга биреп җибәрәләр.
Шуны истә тотыгыз: телефон буенча акчаларны “декларация”ләмиләр һәм “куркынычсыз счет”ка да күчермиләр.
Шалтыратып, үзләрен үзәк банк директоры яки полиция начальнигы дип таныштырсалар да, чит кешеләр кушканнарны эшләмәгез. Акча җибәрү, акча күчерү турында сүз чыгуга сөйләшүне өзәргә кирәк.
Нет комментариев