Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграр хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны тикшерделәр

Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Бу эштә катнашачак техникаларның төзек булуы мөһим.

Шушы көннәрдә комиссия аграр хуҗалыклар буенча йөреп, язгы чәчүдә катнашачак техникаларны тикшерде. Комиссия составында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре иде.

Тикшерү барышында, техникаларның әзерлеген бәяләгәндә ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүне үткәрүгә, техникаларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина аптечкасы белән тәэмин ителүгә игътибар бирелде.

Моннан тыш орлык материаллары әзерләү, эшче планнарның булуын да тикшерделәр.

Нәтиҗәдә беренче урынны “Союз-агро” җәмгыятенең Зеленая Рощадагы бүлекчәсе алды.  Икенчедә – “Маркс”, өченче урында – “Август-Лениногорск”.

 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев