Күрше районда 13 яшьлек улына питбайк сатып алган ананы хөкем иткәннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда 13 яшьлек улына питбайк сатып алган ананы хөкем иткәннәр

Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Бөгелмәдә 13 яшьлек улына питбайк сатып алган 39 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар.  Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз улына питбайк сатып алган һәм аңа ачкычын да биргән. Питбайкка утырган үсмер Бөгелмә районы Восточный бистәсе юлында авариягә эләгеп, беләгенең ике зур сөяген һәм аскы казналыгын сындырган.

Суд хатын-кызга 60 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Питбайк һәм шлем конфискацияләнгән.

 

https://atnya-rt.ru


Нет комментариев