Сәламәтлек турында кызыклы мәгълүматлар.
Галимнәр яшәртә торган ризыклар исемлеген төзегән. Аңа нәрсәләр керә соң? Чәй, алма, кара карлыган, брокколи, помидор, анар (гранат), әфлисун, шәфталу (персик), слива, кура җиләге, кызыл суган, ипи. Белгечләр әйтүенчә, яшелчә, җиләк-җимешләрдә күзәнәкләрнең яшәү озынлыгын арттыручы биохимик элементлар бар.
Кеше колагына нинди тавышлар зыянлы? Тузан суырткыч тавыш 70 дБ булса, элеккеге будильниклар тавышы 80 дБга җитә. Тик бала елаган тавыш алардан көчлерәк – ул 90 дБ булырга мөмкин. Ә 85 дБ дәрәҗәдән узган тавышлар, аеруча озак тәэсир иткәндә ишетү сәлатенә зыян сала.
Исерекләр ордены барлыгы турында белә идегезме? Алкоголизм белән элекке заманнан ук көрәшкәннәр. Петр I кызыклы ысул уйлап тапкан булган. Шешә яратучылар өчен ул чуеннан 7 килограммлы орден ясаткан. Әле моңа чылбыр авырлыгы кермәгән! Орденны полиция участогында сала алмаслык итеп асканнар, кеше шул килеш бер атна йөрергә тиеш булган.
– Кыяр тырнаклар өчен файдалы. Беренчедән, аның составында тырнактагы ялкынсынуны киметүче күкерт бар. Икенчедән кыяр согы А, В1, В2, С, Е, Н, РР витаминнарына бай, анда кальций, фосфор, магний, тимер, натрий, хром, кремний, хлор, кобальт, цирконий, марганец, никель, медь, цинк, алюминий, кургаш, көмеш, титан бар. Бу матдәләр кыярның 5 процентын, калган 95 процентын «тере» су тәшкил итә.
https://shahrichalli.ru
Нет комментариев