Хөрмәтләү.
Лениногорскида Ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Большаков Сергей Валерьевич җитәкчелегендә бер төркем фельдшерлар элек ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләгән ветеран Насыйрова Энҗе Габдулхак кызын 70 яшьлек юбилее белән котладылар.
Энҗе Габдулхак кызының медицина өлкәсендәге гомуми эш стажы — 39 ел, шуның 27 елын ул Лениногорск Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшләгән. Эш еллары дәвамында Энҗе Габдулхак кызы йөзләгән авыруга ярдәм иткән — аның һөнәри осталыгы һәм шәфкатьлелеге яшь белгечләр өчен үрнәк булган. Хезмәттәшләре ветеранны хезмәте һәм эшкә тугрылыгы өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев