“Кайнар линия”.
Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге учреждениесенең Әлмәт филиалы Лениногорск бүлекчәсе белгечләре тарафыннан 11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган «кайнар линия» оештырылды.
Җитештерелә торган һәм сатыла торган товарларның, башкарыла торган эшләрнең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча сорауларны 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (12.00-13.00 – тәнәфес) кайнар линия телефоннары аша бирә аласыз: (885595) 5-17-44, 5-14-35, 5-25-87.
Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елдан башлап ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. 2026 елда сыйфат көне 12 ноябрьдә уздырыла.
Нет комментариев