Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы басу-кырларында язгы кыр эшләре башланды

Уҗымнар тукландыру бара

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 17 апрель көне мәгълүматына караганда, уҗымнарны тукландыру эше “Сатурн-Урал”, “Союз-агро”ның Зеленая Роща бүлекчәсендә, “Маркс” һәм “Хәбибуллин Ф.З” хуҗалыкларында бара.

Гомумән алганда, районда уҗымнарны тукландыру – 2741 гектарда, күпьеллык үләннәрне тукландыру 210 гектарда башкарылган.

Шул ук вакытта күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау эше дә бара. Әлегә берничә хуҗалык кына башкара: “Август-Лениногорск”, “Сатурн-Урал”, “Хәбибуллин Ф.З” эшлиләр. Район буенча тырмалау 815 гектарда башкарылган.

Лениногорск районында быел чәчү мәйданнары 56 мең 600 гектарда булыр дип көтелә. Шуның 24 меңнән артыгында – бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар булачак, уҗымнар өчен 6 мең гектардан артыграк җир бүленгән.

Техник культураларны 22 мең 300 гектарда игәргә планлаштыралар.

Моннан тыш маллар өчен азык культуралары да кырларда үсәчәк, ул  10 мең гектардан артык мәйданда булачак.

 

фото: https://agro.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев