Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының 6 комбайнчысы үз эшендә иң яхшы дип табылды

Июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2019» республика конкурсы игълан ителде.

Ул  ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыю, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында уздырыла.

Конкурста барысы Татарстан буенча 1464 АПК хезмәткәре катнашты, шул исәптән: 1307 комбайнчы бөртекле культуралар суктыруда һәм 147 механизатор бөртекле культуралар чаптыруда. Конкурста  шуларның 500се  җиңүче булды.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг үткәрелде. Урып-җыюда катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм бөтен урып-җыю кампаниясе барышында яңартылды.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде. Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчыга 60 мең сум күләмендә премияләр биреләчәк. 60 мең сумлык премияне шулай ук 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда иң яхшы 200 комбайнчы 35 мең сум премия алачак.

 Лениногорск районының иң яхшы комбайнчылары дип 6 комбайнчы танылды:

"Хәбибуллин Ф.З". КФХ - Азат  Хәбибуллин   60 мең сум күләмендә премия;

"Хәйретдинов Н.Л." КФХ - Виктор  Богачев 60 мең сум күләмендә премия;

"Хәйретдинов Н.Л." КФХ  - Галимов Ришат   35 мең сум күләмендә премия;

 «Спартак агрофирмасы» - Альмир  Вәлирахманов - 35 мең сум күләмендә премия;

 «Маркс» -  Әсхәт  Сәхәпов һәм Илдар  Миңнегулов 35 мең сум күләмендә премия.

Җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев