Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Малларның тук булуы бүгенгә бәйле

Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар печән әзерләүне тоткарлады. Акрын темп белән баручы хуҗалыклар өчен эшләмәскә сәбәп булды ул. Югыйсә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов беренче чабымны 6 июльгә кадәр төгәлләргә дигән бурыч куйган иде. Районыбызның "Восходящая Заря" җәмгыяте (Иске Писмән) әлеге сүзләргә колак салмыйча үз җае белән...

Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар печән әзерләүне тоткарлады. Акрын темп белән баручы хуҗалыклар өчен эшләмәскә сәбәп булды ул. Югыйсә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов беренче чабымны 6 июльгә кадәр төгәлләргә дигән бурыч куйган иде. Районыбызның "Восходящая Заря" җәмгыяте (Иске Писмән) әлеге сүзләргә колак салмыйча үз җае белән эшли бирә.

Әлеге хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 476 гектарда чәчелгән. 3 июль көненә шуның 237 гектарында чабылган иде. 6 июль көненә өлгерү - аларга ерактагы офык кебек кенә күренәчәк. 56 тонна печән әзерләнгән, 102 тонна сенажны пленкага төреп куйганнар (фотода). Ә шундый төргәкне 1 мең данәгә кадәр җиткерергә планлаштыралар. Хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев төшенкелеккә бирелми:
- 4 сенаж базыбыз былтыргыдан тулы килеш калды. Быел икесен тутырачакбыз. Азык әзерләү белән проблемалар булмас, кыш көне маллар тук булыр,- ди. Ышанасы килә, билгеле. Ә иң мөһиме - сыйфаты ягыннан тел-теш тидерерлек булмасын. Ләкин әлеге хуҗалыкта бер шартлы баш малга 1,1 центнер азык берәмлеге туры килә, ә район буенча бу күрсәткеч - 7,1 центнер. Шулай ук монда бер сыерга 280 килограмм печән туры килсә, район буенча - 1 мең 70 килограмм. Мондый саннар белән мул продукция алып булмас.
Маллар җәйләүләрдә, шунлыктан корпусларны дезинфекцияләү эшен алып барырга кирәк. Бу яктан хуҗалык эшне тиешенчә оештыра белгән. Бозаулар һәм сыерлар тора торган биналарны күзәтеп чыкканнан соң шундый фикергә киләсең. Шушы көннәрдә Чаллыдан юдырту өчен махсус машина киләчәк. Дезинфекцияләү өчен махсус препаратлар белән тәэмин ителгән. Әлеге эшләр терлекләрнең баш санын киметмәү өчен эшләнә. Бу юнәлешне ветеринария берләшмәсе дә ныклы контрольдә тота. "Баш санын да әкренләп арттырабыз, үлем-китемгә юл куймыйбыз", - ди хуҗалык җитәкчесе. Шушы көнгә бозаулар өчен 3 тонна гына булса да яфрак азык әзерләгәннәр.
Һәр хуҗалыкка үз көнен үзе күрергә өйрәнергә вакыт. Шулай ук бергә җигелеп тартканда гына уңышка ирешеп, хуҗалыкны алга әйдәп барып була. Монысы һәр җәмгыятькә дә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл