Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә

Уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч пәйда булды Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә. Агрометеорологик куркыныч күренеш барлыкка килде, бу уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының "Гомум игенчелек, үсемлекләрне һәм селекцияне саклау" кафедрасы мөдире...

Уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч пәйда булды
Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә. Агрометеорологик куркыныч күренеш барлыкка килде, бу уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының "Гомум игенчелек, үсемлекләрне һәм селекцияне саклау" кафедрасы мөдире Радик Сафин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, менә инде берничә көн Татарстанда атмосфера корылыгы күзәтелә, һава дымлылыгы җитәрлек түгел (10-20 процент), температура югары. Хәзер атмосфера дымлылыгына туфракныкы да өстәлде. Күптән түгел узган яңгырлар көтелгән нәтиҗәне бирмәде - эсселек аркасында су туфракка кадәр җитмичә парга әйләнеп бетте. Галим фикеренчә, бу Татарстанда куркыныч агрометеорологик күренеш яки корылык башлану хакында сөйли. Уңыш формалашу өчен куркыныч туды.
Р.Сафин хәбәр иткәнчә, республиканың Көнчыгыш һәм Кама аръягы, шулай ук Идел буенда хәлләр аеруча кискен. Җир шулкадәр коры ки, барлыкка килгән ярыкларга кеше кулы сыя. Бу вәзгыятьтә чәчүлекләргә су сиптерү нәтиҗәле булыр иде, әмма барлык хуҗалыкларда да су сиптерү җайланмалары юк.
Моннан чыгуның тагын бер юлы бар. Аграр университет галимнәре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә авыл хезмәтчәннәре өчен махсус киңәшләр эшләгән. Алар стресска каршы препаратлар ярдәмендә үсемлекләрне якларга өйрәтә. Шулай ук чәчүлекләрне авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү дә зарур. Кыскасы, хәзер уңыш язмышы тулысынча аграрийлар кулында.
tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корылык