Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Зоотехник китте, агроном килмәде. Ни өчен хуҗалыкларда яшь кадрларга кытлык арта?

 Авыл хуҗалыгында иң кискен проблема нинди? Озак еллар Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗа­лы­гын җитәкләгән Борис Гафуров көтмәгәндә шундый сорау биргәч, бераз югалып та калдым. Авылның проблемаларын санап та бетерерлек түгел бит. Шуларның кайсы иң кискене икән соң?


– Кадрлар, – диде Борис Аппау улы, икеләнергә урын калдырмыйча. Бүген өлкән буын белгечләрне алыштырырлык яшьләр юк диярлек. Килгәннәре дә күпмедер вакыттан соң китү җаен карый. Янәшәдә җайлырак урын булганда, яшь белгечне хуҗалыкта калдыру кыен...

Хәер, авылларда агрономнар да, зоотехниклар да җитәрлек. Хезмәткә тиешле түләү генә юк. Шуңа бел­геч­ләр башка юнәлешләрдә эш эзләргә мәҗбүр, – диючеләр дә бар анысы.
Татарстан авыл хуҗа­лы­гы һәм азык-төлек минис­трының беренче урынбасары Николай Титов әйтүенчә, бүген хуҗалыкларга югары белемле 750 агроном, зоотехник һәм башка төр белгеч җитешми. Игенчелектә урта һәм махсус белемле кадрларга кытлык – 977, терлекчелектә  868гә җитә.

Хуҗалыкларга кадрлар җитешмәве бүген генә килеп туган хәл түгел. Әмма соңгы еллардагы икътисади вәзгыять аны тагын да тизләтте бугай. Төрле сәбәп­ләр белән авылларда 8 мең­гә якын мәктәпнең “опти­мальләштерү”гә дучар ите­лүе проблеманы тагын да кискенләштерде.

Татарстанда авыл хуҗа­лыгы өчен кадрлар аз әзер­ләнә дип зарлану дөрес булмас иде. Хәтерем ялгышмаса, авылларда быел урта мәктәпне 3 мең чамасы бала тәмамлаган. Сайлап алу мөм­кинлеге дә, теләгән белгечлекне бирерлек уку йорт­лары да бар. Казан аг­рар университеты һәм ветеринария академиясе әзер­ләгән югары белемле белгечләргә 18 көллият һәм техникумда әзерләнүче белгечләрне дә өстәсәң, ху­җалыкларның кадрларга их­тыяҗын тулысынча канә­гатьләндереп була дип уйлыйм.

Тик менә югары әзер­лек­ле белгечләрнең генә төрле сәбәпләр белән хуҗалык­лар­га кайтып төпләнәсе кил­ми. Узган ел авыл хуҗа­лыгы уку йортлары 3 меңгә якын белгеч әзерләгән булса, шуның 150гә якыны гына үз белгечлеге белән хуҗа­лыкларга барып урнашкан, диләр.


Югыйсә дәүләт тарафыннан яшь белгечләргә игътибар аз дип әйтеп булмый. Югары белемле белгеч хуҗалыкка барып эшли башлагач та, аңа республика бюджетыннан 300 мең сум ярдәм күрсәтелә. Махсус урта белемле белгеч­ләргә исә 150 мең сум акча бирелә. Эшли башлавының беренче елында аларның хезмәт хакына ай саен 7500 сум өс­тәмә түләү дә каралган.
Авыл җирлегендә калып, үз эшен булдырган яшь белгечләрне дә дәүләт игътибарсыз калдырмый. Әй­тик, фермер хуҗалыгы оештырган яки гаилә фермасы төзергә алынучыларга 1,5 миллион сумнан алып 5 миллионга кадәр ярдәм күрсәтелә.
“Авыл җирлегенең тот­рыклы үсеше” дигән максатчан программа ниге­зендә 2018 ел дәвамында республика һәм федераль бюджеттан ел дәвамында 400 гаиләгә 437 миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтү каралган. Моннан тыш авыл­да йорт төзергә те­ләү­че яшь гаиләләргә дә ярдәм күр­сәтеләчәк”, – ди Николай Титов.


Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X