Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск районында олыларны хөрмәтләүче яшьләр бар

1 октябрь - Өлкәннәр көне, олыларны хөрмәтләү көне иде. Урдалы авылында яшәүче кадерле әниебез Тәскирә Хәниф кызы Гайнетдинова янына, көтмәгәндә-уйламаганда, озын буйлы, чибәр егет килеп керде. Үзе белән таныштырып, авылыбыздагы «Алия» кибетенең яшь хуҗасы - Риваль Наил улы Сабирҗанов булуын әйтте. Әнисе Рушания белән авылдагы 14 олы яшьтәге ветеранга котлау...

1 октябрь - Өлкәннәр көне, олыларны хөрмәтләү көне иде.
Урдалы авылында яшәүче кадерле әниебез Тәскирә Хәниф кызы Гайнетдинова янына, көтмәгәндә-уйламаганда, озын буйлы, чибәр егет килеп керде. Үзе белән таныштырып, авылыбыздагы «Алия» кибетенең яшь хуҗасы - Риваль Наил улы Сабирҗанов булуын әйтте. Әнисе Рушания белән авылдагы 14 олы яшьтәге ветеранга котлау открыткалары һәм күчтәнәч пакетлары өләшеп йөриләр икән.
Әниебезнең күзләренә яшь тулды, рәхмәтләр укый башлады. Аңа 91 яшь, ул сугыш ветераны, авылның иң олы, хөрмәтле кешесе. Шундый кешеләргә карата игътибарлы яшьләр булганга шатланабыз.
Сабирҗановлар гаиләсенә мең рәхмәтлебез. Исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете телибез. Барлык хыяллары, башлаган эшләре тормышка ашсын.
Барлык ветераннар исеменнән
ГАЙНЕТДИНОВЛАР гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 октябрь

2
X