Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сынаган аларны дөнья

"Шәфкатьлелек атналыгы" кысаларында, Яңа Иштирәк мәктәбендә "Сугыш чоры балалары" исеме астында очрашу үткәрелде. Аңа озак еллар мәктәбебезне җитәкләгән, хәзер авылыбызның мөхтәрәм кешесе- Шамил Гани улы Тәхаутдинов чакырылды. Сугыш башланганда Шамил абыйга нибары дүрт яшь була. Шуннан бирле ул һаман әтисен көтеп яши.Ул сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп,...

"Шәфкатьлелек атналыгы" кысаларында, Яңа Иштирәк мәктәбендә "Сугыш чоры балалары" исеме астында очрашу үткәрелде. Аңа озак еллар мәктәбебезне җитәкләгән, хәзер авылыбызның мөхтәрәм кешесе- Шамил Гани улы Тәхаутдинов чакырылды.


Сугыш башланганда Шамил абыйга нибары дүрт яшь була. Шуннан бирле ул һаман әтисен көтеп яши.Ул сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, ачлык-ялангачлыкны татып үскән кеше.
-​ Хәзерге мул тормышны без төштә дә күрми идек, кадерен белегез, тырышып укыгыз, яхшы кешеләр булып үсегез, - дип теләде укучыларга.
Сугыш беткәнгә 70 ел узып бара, әмма аның сагышы күзләрендә яшьләре булып һаман ялтырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш