Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Табибә Рәшидә Сипаева янына меңнәрчә хатын-кыз килә (+фото)

Лениногорск бала тудыру йортында күп еллардан бирле табиб-терапевт Рәшида Сипаева эшли. Күптән түгел ул юбилеен билгеләп үтте. Аның белән мин бик күп еллар элек көтмәгәндә таныштым. Бик каты башым авырта башлады, гүләвенә һич чыдарлык түгел, өстәвенә күзләрем дә борчырга тотынды. Шунда миңа Сипаева дигән табибка күренергә киңәш иттеләр. Тизрәк аның...

Лениногорск бала тудыру йортында күп еллардан бирле табиб-терапевт Рәшида Сипаева эшли. Күптән түгел ул юбилеен билгеләп үтте.
Аның белән мин бик күп еллар элек көтмәгәндә таныштым. Бик каты башым авырта башлады, гүләвенә һич чыдарлык түгел, өстәвенә күзләрем дә борчырга тотынды. Шунда миңа Сипаева дигән табибка күренергә киңәш иттеләр. Тизрәк аның белән якыннан танышасым килде һәм хастахәнәгә юл тоттым. Кабинет ишеген ачуга, бер чибәр, мөлаем гына ханым елмаеп-балкып каршы алды.
- Узыгыз, - диде ул, йомшак тавышы белән. Үз янына чакырып алды да, кулларымны үз учына алды. Күзләрем йомылды һәм миңа шундый рәхәт булып китте. Рәшидә Сөләймановна әкрен генә башымны сыйпады.
Белмим, күпме вакыт үткәндер, әмма башымның авыртуы әкренләп басыла башлады, хәтта тәрәзә артында кошларның чиркылдашуына игътибар иттем. "Башымның авыртуы бетте", дип бөтен дөньяга кычкырасым килде. Ул вакытта шатлыгымнан рәхмәт әйттемме икән дип, әле дә искә төшерә алмыйм.
Бу гаҗәеп табибә белән икенче тапкыр очрашуыбыз Җиңү бәйрәмендә булды. Рәшидә Сөләймановнаны Мәңгелек ут янында очратттым. Костюмы орден-медальләр белән тулган бер апа белән иде алар. Ул аның әнисе- Рәсиха ханым икән. Бик озак сөйләшеп тордык. Тамырлары белән Лениногорскидан булып чыктылар. Рәсиха апаның әтисе Зөфәр атлы заманында Юлтимер авылында указлы мулла булган. Әнисе Шәмсеруй апа- Зәй-Каратайдан. Революциядән соң аларны Үзбәкстан якларына сөргенгә җибәргәннәр. Денау шәһәренә китеп, алар яңа тормыш корып җибәргәннәр.
Зөфәр абый йорт-җирләрен булдыра, бакча тутырып җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә. Төрле дару үләннәрен җыеп халыкны дәвалауга да керешә.. Аны халыкта "Зөфәр табиб" дип йөрткәннәр. Рәшидә ханымның бабасы дини һәм дөньяви яктан да төп фикерле, белемле була. Шуңадыр инде, ул да яшьтән үк дәвалау алымнары белән кызыксына башлый һәм тора-бара Андиҗан медицина институына укырга керә. Аңа аспирантурада укырга тәкъдим ясыйлар. Тик Сөләйман абзый авырып китү сәбәпле, яшь кыз терапевт булып эшләргә, тәҗрибә тупларга карар итә. Рәсиха ханымның бертуган сеңелләре Рәйсә белән Сания дә табиб һөнәрен сайлыйлар. Атаклы Сипай нәселендә шулай итеп өч дәвалаучы барлыкка килә.
Рәшидә ханым күршесендә генә яшәүче Ринат исемле егет белән кавышып, тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уллары Әнвәр һәм кызлары Венера туа.
Ә инде үзгәртеп корулар башлангач, Рәшидә ханым гаиләсе безнең якларга, әби-бабасының туган якларына кайтып төпләнергә карар кылалар. Шулай итеп, Рәшидә ханым шәһәребезнең үзәк район хастаханәсендә эшли башлый. Ничә еллар инде хезмәттәшләренең якын киңәшчесе, күпме авыруларга ярдәм күрсәткән ул, аңа шушы көннәрдә җитмеш тулды. Һаман да кызлар кебек зифа буйлы һәм җитез ул. Шунысы куанычлы: хөрмәтле табиб Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Галия Шакирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сипаева табибә