Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тикшерү комитеты: Алты яшьлек баланы күршесе елгада батырып үтергән

Татарстанда, Актанышта алты яшьлек баланы күрше ир-аты суда батырып үтергән. Алар икесе бергә велосипедта йөрергә киткән булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Тикшерү фаразы буенча, 30 май төнендә малай күршедә яши торган 23 яшьлек ир-ат белән велосипедта йөрергә киткән. Бу ир-ат моңарчы хөкем ителгән булган. Бераз йөргәннән соң ир-атның су коенасы килгән. Ул баланы да аның белән буада су керергә мәҗбүр иткән. Шуннан соң ул малайны батырып үтергән, ә мәетен куаклар арасына яшергән.

Ир-ат оперативникларга мәетне кая яшергәнен сөйләгән. «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә эш кузгатылган.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев