Лениногорск районында иң яхшы китап укучылар ачыкланды
Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы авыл китапханәләре укучылары арасында үткәрелгән "Суперчитатель-2020" онлайн-бәйгесенә йомгак ясалды.
«Суперчитатель-2020» исеме һәм онлайн-бәйгедә җиңүче дипломы белән Куакбаш авылы китапханәсе укучысы Зиатдинов Риман (филиал мөдире Мифтахова Г. И.) бүләкләнде,
I урын өчен диплом белән Яңа Сережкино авылы китапханәсе укучысы Лопата Карина (китапханәче Исаева С.Н.) бүләкләнде, II урын Вахромова Яна, Иске Куак авыл китапханәсе укучысы (китапханәче Хавратова Н.В.), Гыйниятуллина Диләрә - Шөгер балалар китапханәсе укучысы (китапханәче Загретдинова С. В.), III урын Зиатдинова Динара, Зеленая Роща модель авыл китапханәсе укучысы (мөдире Хафизова А.Г.).
Мордва-Кармалка авыл китапханәсе укучысы Кудашова Ксения (китапханәче Макарова Е.П.) «Китапханә лидеры» номинациясендә җиңүче булды.
ЦБС Лениногорска
Фото:https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев