Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Владимир Вавилов: Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын күпкә яхшыртачак

РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россиянең үсешенә һәм анда яшәүче гражданнарга яхшы йогынты ясаячак. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча Иҗтимагый хәйрия фондының идарә рәисе Владимир Вавилов шундый фикерен белдерде.

 

«Илнең чәчәк атуы һәм халык турында уйлаучы кешеләр участокларга барырга һәм тавыш бирергә тиеш. Чөнки Конституциягә күп кенә компетентлы кешеләр тарафыннан кертелгән төзәтмәләр социаль өлкәдә дә, медицина тармагында да, башка юнәлешләрдә дә россиялеләрнең тормышын күпкә яхшырак һәм үтемлерәк итәчәк», - дип искәртте Владимир Вавилов.

Ул билгеләп үткәнчә, участокларга барып, сүздә генә түгел, ә чынбарлыктагы якты киләчәк өчен тавыш бирергә кирәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев