Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Сугыш образлары» проектында үз гаиләсе геройларының шәхси архивлардан фотосурәтләрен урнаштыра ала

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы, РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра.

 

Проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм киң аудиториягә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган солдатларыбызның тиңдәшсез батырлыгы таныклыгын җиткерергә тиеш.

 

Хәзерге вакытта проектның электрон базасында (Образывойны.рф)  2020 фотография урнаштырылган. Порталга килүчеләр өчен шәхси архивлардан үз гаиләләре геройларының фотосурәтләрен мөстәкыйль төшерү буенча уникаль техник мөмкинлек каралган.

Әлеге проектның 1941 - 1945 еллардагы вакыйгалар турында тарихи хәтерне саклау һәм төбәкләрдә яшәүчеләрнең Җиңүгә керткән зур өлеше булачак.

Коновалова Юлия Евгеньевна, julia.konovalova@rvio.org  Тел: + 7(926)464-70-20.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев