Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыга, подъезддан кешеләр эвакуацияләнә

2 июньдә 2 сәгать 35 минутта 66 нчы янгын сүндерү частеның элемтә пунктына Лениногорск шәһәре, Ленин урамы, 29 йорт адресы буенча 15 нче фатирның януы турында хәбәр килде.

 

Коткаручылар барганда янгын урынында шундый хәл иде:  2 каттагы фатир тәрәзәләреннән коры төтен чыга, янгын сүндерү бүлекчәсен фатирның хуҗасы каршы ала, ул 15 номерлы фатирда кеше юк, фатирның  ишеге ачык , дип хәбәр итә.

Подъездда бераз төтенләү була. Бүлекчә килеп җиткәнче, подъезддан 18 кеше, шул исәптән 4 бала мөстәкыйль рәвештә үзләре эвакуацияләнгән.

Зыян күргән фатир хуҗасы Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатылган. Битенең пешкән өлеше 6 проөент тәшкил итә.

Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.


Дамир Вилданов, өлкән инспектор, эчке хезмәт майоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X