Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Тынычлык һәм популярлык бергә була алмый”

Шоу-бизнес кысаларында гадилеген югалтмыйча калганнар өчен аерым “Кызыл китап” яза башларга вакыттыр. Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән якыннан таныш кешеләр нәрсә әйтергә теләвемне аңлар. Бу җырчының да уңышын вакытлыча гына дип юраучылар булмады түгел. Йә заман көенә биеп, үз исемен искә төшереп торачак, йә югалачак, имеш. Әмма ул үзе сайлаган юлыннан атлый, миллилекне өлге итеп алган иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Ә тормыштагысы шундыймы соң? Халык телендә “сандугач” дип йөртелгән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкәч, барысына да ачыклык керде шикелле.

Аның белән әңгәмә корырга теләвемне белгәч, берничә кешедән: “Бар, барып, “ал күзлек“ләреңне салып кайтырсың. Йолдызланулары җитте! Җырчылар –   барысы да бер алар”, – дигән сүзләр ишетергә туры килде. Үзем күрмәгәч, ышанмыйм, димәк, тәвәккәлләргә кирәк! Ришатны Казанда тотулары авыр. Үч иткәндәй, Себер якларына гастрольгә җыенып йөргән мәле. Студиясендә җырлары белән мәш килә иде. Икенче көнне иртән Уренгойга китәсе бар егетнең... Шулай да Ришат әңгәмә корырга вакыт тапты. Теге “җырчылар барысы да бер” дигән фикерләрне таратып җибәрергә беренче этәргеч шушы булды. Сәхнәдәге Ришат белән тормыштагысы – бер үк кеше икән. Гади, ихлас, итагатьле, безнең һөнәргә хөрмәт белән карый. Ялгыш фикерләрне куарга икенче сәбәп – шушы.

 – Ришат, безнең эстрададагы ир-егет җырчылардан дүртесен феномен дип атыйлар. Алар – Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Радик Юлъякшин һәм Сез. Фирдүстән кала, барыгыз да, Башкортстаннан Татарстан сәхнәсен яуларга килгән. Яуладыгыз да! Ришат Төхвәтуллин феномены нәрсәдән гыйбарәт соң?

 – Беренчедән, бу – ихласлык, икенчедән – тырышлык. Тамашачы аны сизә. “Бу егет безне алдамый”, – дип, халык миңа ышана. Башка бернәрсә белән дә бүтәннәрдән аерылып тормыйм. Аллаһы Тәгалә миңа бу тормышта җырчы булырга кушкан, димәк, телисеңме-теләмисеңме, син шушы юлдан барырга тиеш. Ул юлны лаеклы узарга кирәк.

Сер түгел, тамашачының игътибарын яулар өчен, җырчылар ни генә эшләми. Хәтта арттырып та җибәрә. Ә Сезнең тамашаларга, бер урында басып җырлавыгызны карар өчен генә дә, халык зал тутырып килә...

– Ходай миңа энергетика һәм тавыш биргән. Чыгып басу белән тамашачыны үзеңә карату зур көч сорый. Тавыш аша мин, аз гына булса да, халыкның күңелен дәвалыйм. Электән үк шулай булган бит: авыр минутларда кеше җыр тыңлаган, ниндидер уен коралында уйнаган. Безнең телебезне, динебезне саклап калган нәрсә дә – җыр. Шуңа күрә, сәхнәгә чыгып, әллә ни эшләмәсәм дә, күп көч сарыф итүем бәхәссез. Сәхнәдә һәр күзәнәгем тамашачы өчен эшли. Мин үземнең проблемаларымны тамашачыга күрсәтмим. Аларның бит болай да мәшәкатьләре күп. Мин үзем дә балачактан сәхнәнең ни икәнен күреп үстем. Нәрсә кирәк-кирәкмәгәнне беләм, шул җитешсезлекләрне үземдә булдырмаска йә бетерергә тырышам. Сәхнәдә җырлый белмәгән кешеләр дә күп, андыйларны яратмыйм. Профессиональ дәрәҗәсен үстерү өчен өзлексез эшләгән, җырлый белгән, тырыш кешеләрне үз итәм.

Ришат, Сездән көнләшкән кешеләр дә күптер...

– Популярлыгымның ике ягы бар. Көнләшүчеләр артты дисәм дә, ялгыш булмас. Тынычлык һәм популярлык төшенчәләрен беркайчан да бер рәткә куеп карап булмыйдыр. Җәмәгать урыннарында да тыныч кына йөрим димә! Үземне билгеле бер кысада тотам. Директорыбыз да миңа үзгәрергә ирек бирми, һәр гамәлемә карата фикерен, җитешсезлекләремне ачыктан-ачык әйтә. Төркемемә карата таләпчәнрәк була башладым. Без актив эшлибез. Гаиләм дә, төркемем дә иҗат өчен күп көч куя. Үземне формада тотарга тырышам, спорт белән шөгыльләнәм. Халык өчен яшибез, дисәм дә була.

“Банкетларда чыгыш ясау – җырчы эше түгел” дигәнрәк фикерегез бар иде. Әмма, сер түгел, Сезне дә кайбер чараларда күргәлибез...

– Банкетларда җырлау җырчының дәрәҗәсен төшерә, дип әйткәнем булмады. Гомумән, бар банкет җырчылары, бар – концертныкы. Мин концертлар юлын сайладым, үземне беренче төркемдә күрмим. Алардан өстенрәк булам дигән сүз түгел әле бу. Банкетларда чыгыш ясауны җиңел дип әйтмәс идем. Аңа әзерләнергә, килгән кешеләргә ярарга кирәк. Минем өчен бу – авыр эш. Соңгы арада банкетларга йөргәнем юк. Чыгыш ясарга бик якын дусларыма, бик яхшы итеп сораучыларга барам. Мәсәлән: “Ришат, минем әниемнең юбилее иде, сине генә күрергә телибез, килеп кит инде”, – дисәләр, миңа котлап китү берни тормый. Вакытым булган очракта, билгеле. Монда акча эшләү турында уй юк.

Дүрт көн буе Казанны гөрләттегез, районнардагы концертларыгыз да уңыш белән барды. Ерак сәфәргә – Себергә китәсез. Өч җирдә тамашачы өч төрледер, бер-берсеннән аерыладыр?

– Казан тамашачысы башкалардан аерылып тора. Ул иркә. Нәрсәдә сизелә бу? Ул бик алкышламый, урыны белән пассиврак та, аны гаҗәпләндерү, “җебетү” авыррак. Казанны хурлыйсым килми. Монда затлы тамашачы. Күпне ишеткән, күргән... Быел исә мине Казан бик җылы кабул итте, сөендерде. Яхшы якка үзгәрделәр диясе килә (көлә). Шуннан соң фикерләрем дә үзгәрде. Башка шәһәрләрдә тамашаларым гөрләп бара. Уфада шәп үтә.

Моңа кадәр Казандагы тамашалардан бер дә тулы канәгатьлелек хисе кичермәдегезмени соң?

– Казанда – юк. Быел менә үземә бик ошады. Әйткәнемчә, Казандагы кебек тамашачы беркайда да юк.

Сез концертларда “тере” тавыш белән җырлыйсыз бит?

– Мин һәрвакыт үз тавышым белән җырлау яклы булдым. Концертларда алай җырлау – бик авыр хезмәт. Сыйфат ягыннан, дөресен әйткәндә, фонограммага җырлаганнан да начаррак чыга әле ул.

Клипларыгыз турында да беләсе килә. Соңгы арада күбрәк мәхәббәт тематикасын чагылдырасыз. Сәбәпләре нәрсәдә?

– Беренчедән, заманасы үзгәрә. Икенчедән, кабатланасы, гел бер жанрда гына иҗат итәсе килми. Клиплар төшерүебезнең активлык чоры соңгы ике елга туры килде. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: бу өлкәдә профессионаллар табу кыен. Сценарий язучы, режиссер юклыгы – бер хәл, операторы да юк әле аның. Сәләтле видеограф таптык. Ул Мәскәүдә, чит илләрдә клиплар төшерү буенча төрле курсларга да еш йөри. Үзе урыс милләтеннән. Клипны монтажлаганда, аның белән янәшә утыру кирәк. Күп кенә сүзләрне аңлатырга туры килә. Иң мөһиме – ул татар телен өйрәнә башлады. Җәйге яллар вакытында “Мин бәхетле” җырына Чечняда клип төшереп кайттык. Гомумән, безнең клиплар мини-сериалны хәтерләтергә тиеш. Әле Казанда чакта бер тапшыруда катнаштым. Татар клипларын “кыздырдык”, ягъни җитешсезлекләрен, ялгышларын ачыкларга тырыштык. Бик кызык һәм көлке булды. Бүтән җырчыларның хезмәтеннән көлгән икән дип уйлый күрмәгез, юк! Бу минем өчен дә сабак булды. Оештыручылар күп нәрсәгә күземне ачты. Үз клипларымны искә төшереп утырдым, андагы хаталарны барладым. Шундый “кыздыру”ларны дөрес дип саныйм. Алга таба бездәге клипларның сыйфаты һәм эчтәлеге яхшырсын иде.

Сез клипларыгыздагы кебек кыюсызмы, Ришат?

– Тормышта, бәлки, кырысрактыр мин. Таләпчән дә! Клиплардагыча гел елмаеп кына тормыйм. Урыны белән кешене бастырып та куям, кирәген әйтергә дә мөмкинмен.

Сез: “45-50 яшемдә, сәхнә эшеннән туктап, башка өлкәгә китәргә телим”, – дигән идегез. Ришат Төхвәтуллин шулай иртә сәхнәне ташлармы?

 – Киләчәккә караган зур проектларыбыз бар. Алар барысы да планда. Әлегә сөйләми торам. Әмма сәхнәне ташлыйм дигән сүз түгел бу, хыялларның барысы да иҗатка бәйле.

Соңгы арада эстрада пычранып китте кебек. Бердәмлек ягы какшады. Нигә шулай икән? “Кара пиар” төшенчәсе безгә дә килеп керде, Көнбатышка йөз тотабыз...

– Монда уйлап торасы да юк. Начаррак җырлаган саен, син шулкадәр әйбәтрәк. Ә “кара пиар”га килсәк, мин, әлбәттә, моңа каршы! Мин – авылда үскән бала. Әти-әнинең “кеше ни дияр?”, “йөземә кызыллык китермә” кебек сүзләре канга сеңгән. Соңгы вакытта күп кенә танылган шәхесләребез, җырчылар, иҗат әһелләре, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, нинди генә адымга бармый. Шуның нәтиҗәсендә халкыбызның гасырлар буена тупланган әхлак кагыйдәләре җимерелә... Без – бай мәдәниятле, үз йөзебез булган халык. Кемнедер кабатлау ник кирәк?

Ришат, “Үзгәреш җиле” проектларында да, Ваһапов фестивале лауреаты булып та, аның концертларында махсус кунак буларак катнашмыйсыз... Сезне бу чараларга чакырмыйлармы, әллә үзегезнең катнашасы килмиме?

– Ваһапов фестивале белән элеккеге мөнәсәбәтләребезне беләсездер инде. Шулай да, мин беркайчан да аларга рәхмәтсез булмадым. Мәшәкатьләре күп булса да, аларга карата начар фикер әйтмәдем. Ә “Үзгәреш җиле”ннән тәкъдимнәр булмады. Булган очракта да, мин гастрольләрдә бит. Без бер ел алдан концертлар графигын төзибез. Икегә аерылып йөреп булмый. Менә узган ел да, быел да “Татар җыры”нда катнашабыз.

Сезнеңчә, сәнгатьне үзгәртү шартларын кем булдырырга тиеш?

– Минем уйлавымча, татар сәнгате үз дәрәҗәсендә бара. Урыс менталитеты белән безнеке бер түгел. Безнең халык бүтән. Ул сабыр, тыйнак, тырыш. Аермасын үзегез дә чамалыйсыз. Урыс режиссерлары килеп, концерт әзерләсә, алар безнең җырларның нечкәлеген аңлап ук бетермәскә мөмкин, чөнки алар татар булып тумаган. Бердәнбер җитешсезлегебез бар: ул – техник яктан артта калганлык. Аппаратура, техник база бездә, урыс һәм чит ил артистлары белән чагыштырганда, күпкә түбән. Бездә билетлар 500 сум булса, аларда – 5 мең. Ә аппаратура нинди кыйммәт! Мәсәлән, колонкалар гына да миллион сумга төшә, ә сыйфат ягын кайгыртып эшләсәң, алар 20ләп кирәк. Җырчы мондый акчаны кайдан алырга тиеш? Аппаратура өчен генә дә артистка биш ел эшләргә кирәк. Урыс һәм чит ил җырчыларына моның өчен бер концерт кую да җитә. Моңа җырчы да, халык та гаепле түгел инде. Бу хөкүмәт ягыннан уйланып бетәргә тиештер.

Ачыктан-ачык сорыйм: үз-үзеңә хуҗа булып, концертлар кую уңайлыракмы?

– Әлбәттә. Бу мөстәкыйльлеккә чыгуым белән мин Фирдүс Тямаевка рәхмәтле. Ул күп нәрсәләргә карата күзләремне ачты. Мин бүгенгә кадәр үземнең күпчелек хыялларымны чынга ашыра алмаган булыр идем. Игътибар иткәнсездер: концертларыбыз елдан-ел камилләшә бара. Яшерен-батырын түгел, без акчасын да эшлибез. Әмма эшләгән кадәрне тамашаларыбызның сыйфатына тотабыз. Кемгәдер эшләгән очракта син үз теләгәнеңә ирешә алмас та идең.

Сезгә карап, бер дә илһам килмәгән чаклары юк, ахры, аның, дигән фикер туа...

– Илһам килә дә, китә дә. Һәрвакыт эшләргә кирәк. Кешегә бит: “Менә бүген җырларга теләгем юк, шуңа концерт куймыйбыз”, – дип әйтеп булмый. Илһам концерт барышында да килә ала. Ул чакта җырны тамашачыга үзенчәлекле итеп җиткерәсең. Яңалыкка тамашачым һәм якын кешеләрем этәргеч бирә.

... Әңгәмәбез тәмам булгач, кылт итеп бер нәрсә исемә төште. Ришат исеменең матур мәгънәсе турында ишетеп беләм. Ул – туры юлдан атлаучы, дөрес юлга чыккан дигәнне аңлата. Исеменең иясенә туры килүен күр!

 

Чулпан Гарифуллина

http://vatantat.ru

Фото: http://www.instagram.com/rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев