Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел Татарстанда 36 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән

Эш башлаучы кооперативларның һәркайсына 5 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган.

Быел тугыз ай эчендә Татарстанда 36 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылган. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәт комитеты утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Республикада эш башлаучы кооперативлар өчен яңа программа эшли башлады, һәркайсына 5 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган. Республика бюджетыннан 50 млн сум акча бүленгән. Бу көннәрдә яңа кооперативларга грант ярдәменә конкурс узачак”, - диде ул.

Республикада продукция җитештерү, эшкәртү буенча барлыгы 193 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдырылган. Авыл җирендә кече хуҗалык формаларына кредит бирү мәсьәләләрен хәл итү өчен, 14 авыл хуҗалыгы кредит кооперативлары теркәлгән. 2018 елда матди-техник базасын яңартуга 133 кооператив 266,56 млн сумлык грантлар откан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174820/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X