Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида балаларына алимент түләмәүчеләргә 46 җинаять эше кузгатылган

Лениногорск суд приставлары үзләренең балалары турында оныткан әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бара, административ җаваплылыкка тарталар. Быел 72 шундый беркетмә төзелеп, суд тарафыннан каралган. Унбер бурычлы административ арестка алынган, алимент түләмәгән 60 кешегә мәҗбүри эш билгеләнгән.

Төп максатлары алиментны түләргә кирәклеген аңлату, тик тәрбия-профилактика эшләре һәрвакыт тәэсир итми, ди алар. Шуңа мәҗбүри чаралар күрәләр, качып ятучыларны розыскка бирәләр.
Ун меңнән артыграк бурычы булган кешегә ил чикләреннән чыгып китү мөмкинлеге чикләнүен дә искәртә алар.  
Җинаять җаваплылыгына тартылган алимент түләмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, быелның 10 ае эчендә суд приставларының Лениногорск бүлеге тарафыннан 46 җинать эше кузгатылган. Алар судка җибәрелеп, әлеге затларга карата хөкем карары чыгарылган.


 Лениногорск  муниципаль районының матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев