11 декабрь 2020 яңалыклары
-
Табиблар битлекне суыкта кешеләр күп җыелган урыннарда гына кияргә киңәш итте
Әгәр кеше төчкерә яки йөткерә икән, битлектә тамчылар хасил була, аннары алар салкында ката.
-
Миңнеханов Махсус Олимпиада үткәрү турында: Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк
2022 елгы Махсус Олимпиада Казанда өч меңгә якын делегат җыячак.
-
Лениногорскида Үзәк чыршы ачылу көне билгеле булды
Лениногорскида "Юбилейный" паркында Үзәк чыршы ачылу бәйрәме булачак.
-
Лениногорскида бадминтон ярышлары булды
Лениногорскида предприятие-хезмәт оешмалары, уку йортлары арасында бадминтон беренчелеге үтте,әлеге ярышлар быелгы шәһәр Спартакиадасы исәбенә керә.
-
Татарстанда Яңа елга кадәрге көннәрне санау буенча исәп башланды
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм республика дәүләт хакимияте органнарының барлык сайтларында Яңа ел җиткәнче калган көннәрне, сәгатьләрне, минутларны һәм секундларны санаучы баннер урнаштырылган.
-
Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу буенча Россиядә алдынгы урында тора
Татарстан быел Россиянең башка төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы техникасы, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасына ташламалы кредит бирү һәм лизинг программалары буенча алда бара.
-
Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында Ачык ишекләр көне узачак
Әлеге чарада югары уку йортлары проректорлары, кафедралар мөдирләре һәм студентлар советлары активистлары катнаша.
-
Зөя һәм Болгарны өйрәнү һәм саклау өчен Татарстан Дәүләт премияләре бирелде
Республиканың 15 фәнни һәм җәмәгать эшлеклесе фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреатлары булды. Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Республикада тәүлеклек һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбән.
-
Раил Гыйззәтуллин: Бу алдакчылар ышандырып сөйлиләр, чыннан да, күңелгә шом керә
Күптән түгел якташыбыз, җырчы Раиль Гыйззәтуллин мошенниклар тозагына эләгә язган. Телефоннан шалтыратучылар бик ышандырып сөйләшәләр, ди ул.
-
М12 трассасында нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр
ТР Транспорт министрлыгы Лаеш районына булачак Мәскәү-Казан автомагистрале урынына пресс-тур оештырды.
-
Алина Әюпова: Яшьләр хәзер аниме белән кызыксына
Коррупциягә каршы юнәлеш буенча республика күләм конкурста безнең студент Алина Әюпова җиңүен хәбәр иткән идек.
-
Роспотребнадзорда ковидтан соң фатирны ничек дезинфекцияләргә кирәклеген аңлаттылар
Әгәр фатирда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы бар икән, җыештыруга аерым игътибар бирергә, ә авыручы терелгәч өйдә дезинфекция ясарга кирәк.
-
Татарстан халкы 5G вышкалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлаган
Татарстанда яшәүчеләр 5G вышкалары һәм аларның сәламәтлеккә булган зыяны турында күбрәк борчыла. Борчылу нигезсез, чөнки урнаштырыр алдыннан барлык элемтә станцияләре катгый тикшерү үтә, ди.
-
Беренчеләрдән булып язучы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабы кесә формасында чыкты
Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын «Казан утлары» журналы бастырды.