Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренчеләрдән булып язучы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабы кесә формасында чыкты

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын «Казан утлары» журналы бастырды.

Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сөйләде.

« Журналда чыккан иң кызыклы һәм укучы яратып укый торган әсәләрне кесә китабы форматында чыгарырга булдык. Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың „Уйламаган көнем юк“ повесте аерым китап булып чыкты. Социаль челтәрләрдә китап турында мәгълүмат таралгач ук, Татарстан районнарында яшәүче укучылар күп шалтыраттылар, заказлар килде», — диде ул.

Рөстәм Галиуллин кесә китабы форматының уңай булуын ассызыклады. «Аның форматы бик җайлы — кесәгә сыярлык. Китап тышлыгында күрсәтелгән QR-код аша укучы китап турында фикерләшүгә күчә ала», — ди ул.

Баш мөхәррир китапның эчтәлегенәкыскача тукталды: төп геройлар — хәзерге заман кешеләре. Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы, ул мәңгелек хисне укучы таный беләмекебек  сорауларга җавап эзләнә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев