Алина Әюпова: Яшьләр хәзер аниме белән кызыксына
ЯҢАЛЫКЛАР

Алина Әюпова: Яшьләр хәзер аниме белән кызыксына

Коррупциягә каршы юнәлеш буенча республика күләм конкурста безнең студент Алина Әюпова җиңүен хәбәр иткән идек.

 

Ул һөнәри уку йортлары арасындагы иҗади эштә “Видеоролик” номинациясендә гран-при ала.

Алина Лениногорск музык-рәсем сәнгате педагогик колледжның 3нче курсында белем ала. Рәсем ясау белән нык кызыксына. Конкурска җибәргән эшен анимацион стильдә ясаган.

- Минемчә, коррупция - бик начар күренеш. Ул безнең арада булырга тиеш түгел. Акча белән генә хакимлек итеп була дигән фикер дөрес түгел дип саныйм. Мин - гаделлек яклы. Бар кешеләр гадел яшәргә тиеш, - ди Алина.

Бүген Алинаны мэриядә шәһәр һәм район Советларының берләштергән сессиясендә котладылар. Аңа муниципалитетның Рәхмәт хаты тапшырылды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов "Молодец, тагын да зур уңышлар телим", - диде.

Студент кызның эшен сылтама буенча: https://vk.com/video-89988180_456239165 кереп карый аласыз

Розалия Мостафина

 

 

 


Нет комментариев