Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу буенча Россиядә алдынгы урында тора
Татарстан быел Россиянең башка төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы техникасы, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасына ташламалы кредит бирү һәм лизинг программалары буенча алда бара.
Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә хәбәр ителде, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Бу ел башыннан Татарстанда 2350 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы саты алынган. Сатып алынган тракторларның яртысында — 250 ат көче.
«Ташламалы лизинг продуктлары һәм республиканың техника үзкыйммәтенең 40 процентын субсидияләүче техниканы яңарту программасы, беренчел һәм агымдагы лизинг түләүләре авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга сизелерлек стимул бирде», — дип ассызыкладылар министрлыкта.
Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту ярдәмендә Татарстанда биш ел эчендә 100 гектар чәчүлекләрнең энергия белән тәэмин ителешен 154тән 172 ат көченә кадәр арттыруга ирешелде (шул исәптән быел 8 ат көченә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев