Раил Гыйззәтуллин: Бу алдакчылар ышандырып сөйлиләр, чыннан да, күңелгә шом керә
Күптән түгел якташыбыз, җырчы Раиль Гыйззәтуллин мошенниклар тозагына эләгә язган. Телефоннан шалтыратучылар бик ышандырып сөйләшәләр, ди ул.
Раилнең телефонына Мәскәү номерыннан шалтыратканнар. Телефонның теге очындагы хатын-кыз үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган. Банк картасының номерга бәйләнгән булуы, ләкин кемнеңдер аны бүтән номерга бәйләргә тырышуы турында хәбәр иткән. Әгәр дә бу операцияне Раил үзе башкармаган икән, димәк, бу мошенниклар эше, моны тикшерергә кирәк, дигән нәтиҗә ясый шалтыратучы.
- Мөгаен, бу сез мөрәҗәгать иткән банк хезмәткәрләренең эшедер, аларны тикшерү өчен аттестациягә җибәрәчәкләр, ләкин бу турыда өченче затларга хәбәр итәргә ярамый, соңгы тапкыр кайсы банк бүлекчәсендә булдыгыз, без тикшерү эше башлап җибәрәчәкбез, - дип әйтә банк хезмәткәре.
Шуннан соң бу хатын-кыз Раил Гыйззәтуллинны “банкның саклык хезмәте” белән тоташтыра. Анда инде ир-ат тавышы алдан ук онлайн Сбербанктан бернинди мәгълүмат та кирәк булмаганлыгы турында кисәтә, безнең андый хокукыбыз юк, дип үзенә ышандырырга тырыша һәм бары тик карта номерын гына әйтүне сорый. Шул ук вакытта әлеге “банк хезмәткәре” төрле закон маддәләренең исемнәре, номерларын кулланып эш итә, күрәсең, бу инде корбанга тагы да ныграк тәэсир итү өчен эшләнәдер.
Аннары ир-ат төп мәсьәләгә күчә: “Сезнең онлайн Сбербан аша берәү кулланучы кредиты алып, акчаларны икенче счетка күчерергә тели. Без тикшерү эше башлыйбыз. Сезгә исә теге кредитны бетерү өчен яңа кредитка гариза язарга, акча күчкәч, банкоматка барып, теге кредитны каплар өчен счетка шул акчаны салырга кирәк. Без сезгә телефоннан нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып торачакбыз, юл буе хәбәрләшеп барырбыз. Әгәр дә болай эшләмәсәгез, теге кеше алган кредитны үзегезгә түлисе кала”, - дип әйтә бу ир заты.
Раилнең шикләнеп, банкка барып, барысын да белешәчәкмен, дигәненә: “Алай эшләргә ярамый, банкка да, полициягә дә хәбәр итәргә ярамый, өченче затларга хәбәр итү тикшерү эшенә комачаулык күрсәтү була”, – дип кабат кисәтә шалтыратучы.
Әле банкка барырга вакытым юк, дип Раил Гыйззәтуллин сөйләшүне туктата. Шуннан соң үзе Сбербанкка шалтыратып, булган хәлләрне сөйләп бирә. Банк хезмәткәрләре саклык максатында аның картасын блокировкалап, яңасы әзер булганын көтәргә кушканнар.
Килеп чыккан хәл турында Раил Гыйззәтуллин полициягә дә хәбәр иткән. Билгесез кешеләр шалтыратканда уяулыкны югалтмаска, куркытуларга бирешмәскә, шикләнгән очракта турыдан туры банкка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә Раил.
Раил Гыйззәтуллин:
- Бу кешеләр бик ышандырып сөйлиләр, чыннан да, күңелгә шом төшә, бер-бер нәрсә булмагае, минем исемгә кредит алмагайлары, дип борчыла башлыйсың. Башта мең төрле уй килә, ә алар һаман үзләренекен сөйлиләр, куркыталар. Әле мин андый алдау очраклары турында ишетеп тә, аздан гына алданмый калдым. Ә бит олы яшьтәге кешеләрне чыннан да ышандыруы җиңел.
Тулырак "Заман сулышы"нда
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев