15 апрель 2020 яңалыклары
-
16 апрельдә Таиландтан кайткан татарстанлыларны туганнарыннан каршы алмауларын сорадылар
Рейс пассажирлары шунда ук обсерваториягә яки хастаханәгә җибәреләчәк.
-
Үзен һәм өч баласын үтерергә уйлаган
Иртә таңнан коткару хезмәтенә бу хатынның күршеләре шалтыраткан. Аларны балигъ булмаган өч баласы белән бер фатирда яшәүче ханым куркыткан.
-
Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте
«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде
-
Биектауда коронавирус табылган табибның ваемсызлык дәрәҗәсе тикшереләчәк
Биектау районы хастаханәсендә эшләүче табибка коронавирус диагнозы куелган. Аның ни рәвешле чир йоктыруын, ваемсызлык күрсәткәнме-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр. Бу хакта онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
-
Лениногорскидан Багауовлар гаиләсе актив режимда беренче сертификатка ия булды
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан актив режимда беренче ана сертификаты рәсмиләштерелде: Лениногорск шәһәреннән Багауовлар беренче сертификатка ия булды. Кечкенә тнарасыйга әле бер ай да юк.
-
Лениногорск укучылары "Минем шәҗәрәм" республика конкурсында катнаша
2020 елның 19 февралендә «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы башланды.
-
Кишер утыртырга соңга калмагыз!
Кишер мул һәм матур булсын, дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.
-
Людмила Аланлы: "Җанымнан шигъри моң ага..."
Карендәшебез, автор-башкаручы Людмила Аланлы соңгы елларда әни булуның бар тәмен татый. Шагыйрә бүгенге көндә кечкенә кызы Марияне үстерә, шул ук вакытта, шигырьләр, җырлар язуны да дәвам итә.
-
Лениногорск пенсионерларын ел саен үткәрелә торган конкурста катнашырга чакыралар
Өлкән буын өйдә утырганда, ел саен үткәрелә торган "Интернетка рәхмәт 2020"конкурсында катнашу мөмкинлеге бар.
-
Разил Вәлиев: Конституциягә төзәтмәләр татар мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк
Төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе аның барлык халыкларына туган телне саклау һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.
-
Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан укучылары уку өчен планшетлар алачак
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.
-
Табиб коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы иң зур булган урыннарны атады
Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында даруханә һәм кибетләргә бару аеруча куркыныч, чөнки анда әлеге авыруны йоктыру ихтималы зур. Медицина фәннәре кандидаты, табиб-оториноларинголог Владимир Зайцев шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә өстәмә акча биреләчәк
Россия президенты карары нигезендә 3 яше тулмаган балаларга 5 мең сум акча түләү каралган. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.