18 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан татарстанлылар өчен махсус паспортлар яки QR-кодлар кертергә җыенмыйлар.
-
Коронавируска каршы тора алучы тәнчекләр "СпутникV" прививкасын икенче кат ясаганнан соң барлыкка килә
Беренче тапкыр прививка ясаганнан соң, әле ковидка каршы иммунитет тиешле дәрәҗәдә булмый.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада коронавируска каршы вакцина ясарга мөмкин булган медучреждениеләр исемлеген төзеде
Барлыгы 57 урында коронавируска каршы прививка ясатырга була
-
2020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән
2020 елда Казанда, коронавируска бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, аерылышучылар саны кимегән.
-
Районара почтампның Лениногорск филиалында яңа җитәкче
"Эшлекле дүшәмбе"дә район башлыгы Рәгать Хөсәенов Бөгелмә районара почтамтының Лениногорск филиалына яңа җитәкче тәкъдим итте.
-
Лениногорскида көнкүреш калдыкларыннан җыйган робот барлыкка килде
Күптән түгел шәһәребезнең бер урамында роботка охшаган, гадәти булмаган сын барлыкка килде. Аны җирле рәссам Евгений Завитневич көнкүреш калдыкларыннан җыйган.
-
«Хозур» нәшрият йортында «Намаз уку тәртибе» китабы чыкты
Әлеге басмада тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибе рәсемнәр белән күрсәтеп аңлатыла.
-
2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла
Татарстанда быел 2 млн 670 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә план 3,9 процентка үтәлгән. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.
-
Эксперт коронавирусның йокыга тәэсире хакында сөйләде
Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең яртысына якыны йокысызлыкка яки гел йокы килүгә зарлана.
-
Лениногорскида "Татарстан яшьлеге" Бөтенроссия ярышлары узды
Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча “Татарстан яшьлеге” Бөтенроссия ярышлары узды. Анда 12-14 яшьлек егет-кызлар катнашты.
-
Лениногорскиның "Исток - Башлангыч" үзәгендә балалар белән информация сәгате үтте
Бу чарада катнашкан балалар белән, социаль челтәрләрнең уңай һәм каршылыклы яклары турында фикер алыштылар.
-
Бүгеннән Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана
18 гыйнвардан Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башланды.
-
Тимәш почта бүлекчәсе хезмәткәре Гөлнара Гаделшина бүләкләнде
Тимәш почта бүлекчәсе хезмәткәре Гөлнара Гаделшина 2020 елның икенче яртыеллыгында подписка чоры нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләүче дип табылды.
-
Якташ җырчыбыз Люция Мусина гаиләсендә кайгы
Якташ җырчыбыз Люция Мусина гаиләсендә кайгы, әтисе вафат.
-
18 гыйнвар -24 гыйнвар атнасына йолдызнамә
Кучкарларны үтә дә уңышлы атна көтә. Аның беренче яртысы яңа эшләр башлау өчен бик тә отышлы булачак. Мәхәббәтен эзләүчеләргә дә бәхет елмаячак. Эш атнасы ахырларына матди якны яхшырту өчен мөмкинлекләр туачак. Шимбә, якшәмбе ял итеп булмас, иренмичә алдагы көннәрдә туган идеяләр буенча эшләгез.