Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Эксперт коронавирусның йокыга тәэсире хакында сөйләде

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең яртысына якыны йокысызлыкка яки гел йокы килүгә зарлана.

Коронавирус инфекциясе вирус белән чирләүчеләрнең дә, сәламәт кешеләрнең дә йокысы бозылуга китергән. Бу хакта Sputnik радиосы табиб-сомнолог Михаил Полуэктовка сылтама белән хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең яртысына якыны йокысызлыкка яки гел йокы килүгә зарлана.

«Авырый башлаганда кешеләрнең йокысы кача яки ул кисәк начарая. Шуннан соң, төп авыру көчәйгәч, кеше гадәттәгедән күбрәк йоклый башлый. Статистикадан күренгәнчә, коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең якынча 37 проценты йокы белән бәйле шундый проблемалар кичергән», — диде табиб.

Сомнолог билгеләп үткәнчә, мондый проблемалар сәламәт кешеләрдә дә күзәтелә. Бу изоляциядә хәрәкәт активлыгы кимү һәм курку хисенең артуы белән бәйле.

«Нинди дә булса күңелсезлек көтү — йокының дошманы. Коронавирус белән авырмаган кешеләрнең 30 процентка якыны йокысы бозылуга зарланган», — диде Полуэктов. 

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X