Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

18 гыйнвар -24 гыйнвар атнасына йолдызнамә

Кучкарларны үтә дә уңышлы атна көтә. Аның беренче яртысы яңа эшләр башлау өчен бик тә отышлы булачак. Мәхәббәтен эзләүчеләргә дә бәхет елмаячак. Эш атнасы ахырларына матди якны яхшырту өчен мөмкинлекләр туачак. Шимбә, якшәмбе ял итеп булмас, иренмичә алдагы көннәрдә туган идеяләр буенча эшләгез.


Үгезбозау
Йолдызлар эшегездә әллә ни уңышлар вәгъдә итми, ләкин киртәләр дә килеп чыкмас. Кайбер үгезбозаулар үзләренең язмышын очратуларын аңлап алырлар. Бу күрешү җомга көненә туры килергә мөмкин. Шуңа күрә өйдә утырмаска, чакырган җиргә барудан баш тартмаска киңәш ителә. Ял көннәре көтелмәгән акча китерә ала.


Игезәкләр
Атнаның беренче өч көне дуслар, фикердәшләр белән аралашуларга бай булачак. Бу көннәрдә үз эшеңне башлап җибәрергә була. Шулай ук эштә өлгерлек күрсәтеп, карьера үсеше яки хезмәт хакының артуына ирешә аласыз. Атна ахырына таба кәефегез кырылырга мөмкин, ләкин яллар сезгә шактый күп күтәренке эмоцияләр бүләк итәр.


Кысла
Атнаның беренче яртысында һөнәри өлкәдә уңышларга өмет итеп булмас. Конфликтлы ситуацияләрдән ераграк торыгыз. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә исә негативтан һәм киеренкелектән котылып булачак. Дуслар белән вакыт уздыру борчуларны таратырга ярдәм итәр. Ялларда кунакка бару яки эш буенча очрашулар көтелә.


Арыслан
Бу атнада сез бик мөһим проектлар башлап җибәрә аласыз. Алар белән сез ел буена шөгыльләнәчәксез. Яшәү сыйфатын арттыру өчен зур теләк туачак, энергиягез ташып торыр. Командировкалар, эшлекле очрашулар уңышлы булачак. Яңа күнекмәләр алу, нинди дә булса яңа эшкә өйрәнү өчен дә отышлы чор.

Кыз
Дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр сез көчсезлек, бер сәбәпсез борчылу хисләре тоярсыз. Бу көннәр күңелсезлекләр алып килмәс, ләкин яхшы хәбәрләр дә көтелмәс. Соңгы эш көннәрендә исә кызларга уңыш елмаячак. Үсүче ай сезгә энергия бирәчәк. Ялларда сәламәтлек турында кайгыртыгыз, спорт белән шөгыльләнү өчен бик үк уңай вакыт түгел.

Үлчәү
Атна башында эштә дә, шәхси тормышта да күңелсезлекләр булуы мөмкин. Низаглардан читтәрәк булыгыз. Күптән түгел генә бәйләнеп киткән мөнәсәбәтләрнең бозылуы ихтимал. Атна буе ясаган хаталар өчен борчылып яшәргә мөмкинсез. Начар уйлардан котылырга, кәефне күтәрергә дуслар, якын кешеләрегез белән аралашу ярдәм итәр.

Чаян
Сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз, хроник авыруларның көчәеп китүе ихтимал. Атна гадәти “өй-эш” режимында узачак. Яңалыклар көтелми. Якын кешеләрегез белән аралашканда сабырлык күрсәтегез, вак-төяк аңлашылмаучылыкларны зур низагка әйләндермәгез. Эштә исә хезмәттәшләрегезнең кискен фикерләренә колак салмагыз.

Укчы
Сезнең уңыш нәтиҗәне түземле рәвештә көтә белүдән һәм шул ук вакытта үз сүзегездә торучанлыкка бәйле булачак. Карьера һәм бизнеста алга китешкә ирешергә мөмкин. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дусларыгыз белән аңлашылмаучылыклар килеп чыга ала. Үз фикерегезне башкаларга тагудан, кешеләргә йогынты ясаудан тыелырга кирәк булыр.

Кәҗәмөгез
Көнләшү аркасында яраткан кешегез белән бик каты талашырга мөмкинсез. Көнләшү исә икегез ягыннан да булачак. Атна ахырына сөйгәнегез белән дуслашачаксыз, ә ялгыз кәҗәмөгезләр икенче яртысын очрата алачак. Җомга көн ял, күңел ачу, аралашу өчен бик кулай булыр. Ял көннәре дуслар яки туганнар янәшәсендә тыныч кына узар дип фаразлана.

Сукояр
Атнаның беренче көннәре шактый мәшәкатьле булачак. Эштә көтелмәгән бик күп вак-төяк бурычлар килеп чыгачак. Бу көннәрдә үзегезнең югары оештыручанлык сыйфатларын күрсәтеп, эштә югарырак күтәрелү исемлегендә беренче булу мөмкинлегенә ия булырсыз. Атна ахырында якын кешеләрегезнең кимчелекләренә түземлерәк булыгыз.

Балык
Атнаның беренче яртысында матди хәлне яхшырту мөмкинлеге туачак. Өстәмә эш өчен берничә төрле юл ачылыр. Атна уртасы күп энергия таләп итәчәк, кичектергесез эшләр килеп чыгуы бар. Эшлекле очрашулар уңыш китерәчәк. Ялларда вакытны якын кешеләрегез белән үткәрегез, бу мөнәсәбәтләрне ныгытырга, гармониягә ирешергә ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X