Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш почта бүлекчәсе хезмәткәре Гөлнара Гаделшина бүләкләнде

Тимәш почта бүлекчәсе хезмәткәре Гөлнара Гаделшина 2020 елның икенче яртыеллыгында подписка чоры нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләүче дип табылды.


“Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларына яздырту буенча тырышып эшләгән ул. Аңа сертификат тапшырылды. “Лениногорск-информ” филиалы почтальоннарны еш кына шулай бүләкли. 2021 елда да бу традиция дәвам итәчәк.

Гөлнара ханым почта бүлекчәсендә 14 ел эшли инде. 
-    Элек халык газет-журналларны күп укый иде. Дөрес, хәзер дә кайбер гаиләләр күп итеп матбугатка языла. Халык өчен, барыбер район газетлары якынрак дияр идем. Яңа ел бәйрәмнәрендә газетны аеруча да сагындылар. Почтага кереп тә, газет юкмы дип сораучылар булды, - ди ул.

Почта бүлекчәсендә эш җитәрлек: пенсия түләүләре, квитанцияләр алу, хатлар җибәрү, вакытлы матбугатны тарату һәм башкалар. Эшләргә теләк булгач, нәтиҗәсе дә күренә.

Әгәр сез “Заман сулышы”на язылырга өлгермәгән булсагыз, 26 гыйнварга кадәр языла аласыз һәм ул февральдән килә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X