Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида көнкүреш калдыкларыннан җыйган робот барлыкка килде

Күптән түгел шәһәребезнең бер урамында роботка охшаган, гадәти булмаган сын барлыкка килде. Аны җирле рәссам Евгений Завитневич көнкүреш калдыкларыннан җыйган.

 

Үзенчәлекле робот игътибарны әллә кайдан ук җәлеп итә. Балалар гына түгел, олылар да аңа зур кызыксыну, хәтта гаҗәпләнү белән карыйлар. Җирле талант иясе Евгений Завитневич аңа яратып, Робингоша дип исем кушкан. Роботны ясау өчен гап-гади көнкүреш калдыклары – тузан суырткыч, кер юу машинасы, принтерларның төрле частьлары кулланылган. Урамда очраган төрле-төрле детальләр дә әлеге сында үзенә урын тапкын. Әнә шундый беренче карашка бернәрсәгә дә яраксыз булган вак-төяк өлешләрдән нинди гаҗәеп сын барлыкка килгән.

Аны караган саен карыйсы, тотасы, һәр детален аерым-аерым күз алдыннан кичерәсе килеп тора. Роботны якыннан күргән һәркем “Әйе, чын оста ясаган бу роботны,” – дип уйламый калмагандыр.

Рәссамга бу фигураны ясау өчен айга якын вакыт кирәк булган. “Барлык фикерләр – элек укыган китаплардан, әкиятләрдән, караган фильмнардан”, - ди ул.


Робингоша – әлбәттә авторның беренче иҗат җимеше түгел. Күп еллар  Евгений Завитневич “Лениногорскнефть” идарәсендә рәссам-бизәүче булып эшләгән. Гомер буе ул төрле гадәти булмаган рәсемнәр, сыннар иҗат иткән. Күптән түгел останы Татарстан Рәссамнар берләшмәсенә алганнар.

Шәһәрнең аскы күлендә урнашкан маяк һәм пристань – шулай ук Евгений Завитневич иҗаты. Бүген алар Лениногорскиның визит карточкасы кебек.

Космос, галәмнәр темасы аеруча якын аңа. Киләчәктә рәссам берничә метрлы динозавр яки чит планета вәкиле сынын да тудырырга хыяллана.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X