Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла

Татарстанда быел 2 млн 670 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә план 3,9 процентка үтәлгән. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.

 

Айзатуллин искәртеп узганча, республикада ун еллык перспективага куелган бурычның иң мөһим юнәлеше — торак төзелеше.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының соципотека программасы буенча 161 йортка (5 159 фатир) инвестпрограмма формалаштырылган, диде министр. Хәзерге вакытта алты йортны файдалануга тапшырылды.

Коммерция шартларында төзүчеләр 2021 елда 164 күпфатирлы йортны тапшырырга тиеш. Җиде объект әзер һәм тапшырылды. 40 йорт югары, 49 урта, 68 түбән дәрәҗәдә әзер. 2021 елда шәхси торак төзелеше программасы буенча 8 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә 30 йорт төзелгән инде.

Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программалары нигезендә, торак мәйданын 738 гаилә алачак, шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә һәм тугыз граждан — Ерак Төньяктан күчеп килергә мәҗбүр кешеләр һәм чернобыльчеләр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X